Җәйнең беренче көнендә иң матур, иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтелә.Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Олы Нырсы урта мәктәбенең данын Бөтнроссия куләм , республика олимпиадаларында яклаган балаларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз.Шундый бәйрәм көнендә Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Н.Н. һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. мәктәбебезнең 11 нчы сыйныф укучысы Халилова А., 9 нчы сыйныф укучылары Шайхутдинова Д., Фаттахова И. һәм “Без бергә” фестивалендә гран-при яулаган 11 нче сыйныф укучысы Сафина Г, “Сурәкә” фольклор ансамблен котладылар. Балаларга рәхмәт хаты һәм сертификат , ә әти- әниләргә шулай ук рәхмәт хаты һәм чәчәкләр бүләк ителде. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез!