1 июнь көнне Теләче үзәк мәдәният һәм ял паркында район китапханәсе хезмәткәрләре «Книжная эстафета - солнечное лето» исемле акция үткәрделәр.

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Чараның максаты - балаларны кызыклы уеннар аша әдәбияткә  тарту, нәфис әдәбият өлкәсендә алган белемнәрен гомумиләштереп һәм беркетеп, күңелле кәеф булдыру, балаларның уку мәнфәгатьләрен үстерү, иҗади сәләтләрен күрсәтү. Балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар, әкиятләр һәм шигырьләр укыдылар, шулай ук  ике телдә үткәрелгән кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International