1 июнь, кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.

2021 елның 11 июне, җомга

Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын! Бу көнне (1 июнь) Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә зурлап уздырдылар. Алар мәктәп лагеренда йөрүче укучыларга “Балачактан килми китәсе” дигән исем белән бәйрәм оештырдылар. Мәдәният йорты бакчасында төрле уеннар уйнатылды,  ярышлар оештырылды, чәйләр эчертелде. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International