Халыкара балаларны яклау көне безгә, өлкәннәргә, үсеп килүче буынның аерым игътибарга, кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуын искәртергә тиешле бәйрәм. Шул уңайдан 1 июнь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен “Китаплы балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән уенлы күңел ачу программасы уздырды. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында шигырьләр укыдылар, җитезлек һәм зирәклек конкурсларында ярыштылар. Чарага «Туган телем, әйдә, дус булыйк!» дигән тематик китап күргәзмәсе куелды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде. Бәйрәм бик күңелле үтте.