3 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда сынаулар дәвам итә.
7 нче июньдә – математикадан профиль буенча имтихан көтә. Чыгарылыш сыйныф укучылары 11 нче июньдә тарих һәм физикадан , 15 нчы июнь көнне җәмгыять белеменнән, 18 июньдә биология һәм чит телдән язмача имтихан бирәчәкләр. 21 -22 июнь көннәрендә чит телләрдән телдән сынаулар көтә. 24-25 нче июньдә информатикадан сынаулар үтәчәк. 31 майда чыгарылыш сыйныф укучылары химия, география һәм әдәбияттан имтихан яздылар инде. Имтиханнар санитария – эпидемия нормаларын төгәл үтәп үткәрелә. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!