Әбде авыл китапханәсендә 5 июнь көнне балалар һәм яшүсмерләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан «Беречь природу –дар бесценный» дигән экологик чара үткәрелде. Аның барышында балалар Республикабыз һәм авылыбызның үсемлекләре һәм хайваннары белән таныштылар, кайсылары Кызыл китапка кертелгәннәрен белделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, рәсем конкурсында катнаштылар.