Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә.

2021 елның 11 июне, җомга

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Аның әкиятләре белән без барыбыз, әле укырга өйрәнмичә, таныша башладык. 5 июнь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә “Его стихов пленительная сладость…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Балаларга шагыйрьнең нинди гаиләдә тууы, аның әти-әнисе, нянясы, Мәскәү һәм Петербургта үткәрелгән еллары турында сөйләнде. Шулай ук сүз рус әдәби теленә нигез салучы бай әдәби мирас турында да барды. Балалар А.С. Пушкин иҗатына багышланган викторинада актив катнаштылар. Бәйрәм шагыйрьнең яраткан шигырьләрен һәм өзекләрен уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International