6 июнь - бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көн. Бу көн рус теле көне буларак бәйрәм ителә. Бәйрәм белән котлыйбыз, уңышлар телибез! Рус телен камил белү һәркемгә кирәк! 6 нчы сыйныф укучылары рус теле укытучы Әхмәтшина Гөлнур Хәлиулловна җитәкчелегендә халыкның рус телен ничек белүе турында сораштылар.