Футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 2 турында катнаштылар.

2021 елның 11 июне, җомга

      2021 елның 7 июнендә Кама Тамагында 2010-2011 нче елда  туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 2 турында катнаштылар. Безнең районны өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән(Абдуллин Самир, Хәбибрахманов Азат, Ибраһимов Илназ, Мөликов Данияр, Гыйниятуллин Илдан, Бәйрәмов Таһир, Мөхәммәтшин Ралиф,Мортазин Камил, Сәлахов Илсаф, Зәйнетдинов Самир, Сәйфуллин Әмир) егетләр тәкъдим итте.

 Уеннар нәтиҗәләре түбәндәгечә:

 Теләче-Питрәч 9: 1

Теләче-Баулы 8: 0

 Киләсе тур 16 июньдә Мамадыш шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International