Нептун көне

2021 елның 11 июне, җомга

Безнең « Кояшкай» җәйге ял  лагерында суга багышланган музыкаль –спорт чарасы- «Нептун көне» - уеннар һәм  су белән күңел ачу  бәйрәме үткәрелде. Бу чараның максаты-балаларда яхшы кәеф булдыру, коллективны берләштерү иде. Безнең Нептун балаларның игътибарын шунда ук үзенә  җәлеп итте, алар төрле уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең иң кызган чагы-су белән уеннар, алар тагын да күңеллерә үтте, дәрт һәм шаянлык өстәде. Нептун барлык катнашучыларга да диңгез Раббысы Указын укыды, су белән күңелле уеннар вакыты җитте, табышмаклар әйтте. Балалар су белән төрле аттракционнар уйнадылар. Табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик  күңелле үтте. Барысы да бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International