5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән “Поварна” чишмәсе янына «Чишмәләр иле син,Туган як!»дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Башта балаларга чишмәнең тарихы турында мәгълүмат бирелде. Балалар чишмә суының кайдан алынуын, ни өчен ул файдалы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеге белән кызыксындылар, чишмәләрне һәрвакыт карап, чистартып торырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Соңыннан малайлар һәм кызлар белән күмәк уеннар уйналды, чишмә янында кызыклы китап-журналлар укылды.