Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм!

2021 елның 12 июне, шимбә

Хөрмәтле райондашлар !

 

Сезнең барыгызны да Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм.

Язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән бәйле рәвештә туган тантана буларак, ул халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә. Асылын югалтмыйча, буыннардан буыннарга күчеп, ул безнең кабатланмас гореф-гадәтләребезне һәм бай рухи хәзинәбезне дәверләр аша безнең көннәргә китереп җиткерде. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. Президентыбыз тарафыннан туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителгән агымдагы елда бәйрәмнең актуаллеге, мәгънәсе тагы да тирәнрәк ачыла. Сабантуйның милли чикләрне киңәйтеп, бөтен җир шарына таралуы, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята. Милли бәйрәмебезнең ЮНЕСКОның рухи хәзинәләре исемлегенә кертелүе аның дөньякүләм танылуы турында сөйли. Быел Сабан туеның Россия көне белән туры килүе аңа аерым бер тантаналык өсти. Чөнки уртак Ватаныбызның куәте анда яшәүче халыкларның социаль-иктисади һәм мәдәни үсеше белән турыдан туры бәйле.

         Халкыбыз күңелендә игенче хезмәтен хөрмәт итү, кадерләү, борынгы бабаларыбыз чорыннан бирле матур гореф-гадәт булып урнашкан. Шулай булмаска мөмкин дә түгел. Кешелек дөньясының бар яшәеше иген уңышына бәйле, чөнки икмәк тормышыбызның иң беренчел һәм иң югары чыганагы. Ә иген уңышының бар язмышы язгы кыр эшләре, ягъни сабан чорында хәл ителә. Халкыбызның “Язның бер көне елны туйдыра” дигән әйтеме бик урынлы. Игенчеләребез язгы чорда көнне төнгә ялгап, ару-талуны белмичә кырда эшләделәр. Шуңа да инде халкыбыз язгы кыр эшләрен бетерү уңаеннан, татар халкына гына хас күңел байлыгы белән, Сабан туен үткәрә. Бу бәйрәмдә халкыбыз кыр батырларына, игенчеләргә дан җырлый, хезмәт белән беләкләрендә береккән егәрен көрәш мәйданына чыгып сынаша, җырга-моңга осталыгын уртаклаша. Гомумән алганда, халык чын күңелдән ял итә.

         Халыкның бай иҗаты белән сугарылган бәйрәм яшәү дәртен, җитезлек һәм чаялыкны, осталыкны һәм уен-көлкене бергә туплый, җанга ямь бирә. Борынгыдан калган: атларда чабышу, милли көрәш, төрле йолалар һәм үзенчәлекле уеннарны үз эченә алып, ул милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә, кардәшлек элемтәләрен ныгытуга этәргеч бирә.

Сабантуйны  ярышлардан, бәйгеләрдән башка күз алдына да китереп булмый, бу әле зур спорт чарасы да бит. Теләчедә спортны бик яраталар, теләп шөгылләнәләр. Моның өчен биредә бөтен шартлар тудырылган. Аеруча районыбыз егетләре милли көрәш төрен үз итәләр. Шулай булмаса, бер Теләченең үзендә ике дистәдән артык спорт остасы үсеп чыгар идеме?

Бәйрәм көннәрен хезмәт иртәләре алыштырачак. Бурычларыбыз гаять зур. Чәчүлекләрне тәрбиялисе, терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю техникасын тулы хәзерлеккә китерәсе, терлекләрнең югары продуктлыгын тәэмин итәрдәй чаралар комплексын тормышка ашырасы һәм башка бик күпләр – болар барысы да авыл кешесенең бүгенге кичергесез бурычлары һәм алар даими игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Әйе Теләче Сабантуеның үз тарихы, үз йөзе, үз матурлыгы бар. Ул үзенең кабатланмас төсмерләрен бөтен гүзәллеге белән ачар, истә калырлык зур вакыйга булыр дип уйлыйм.

Быел районыбызның кабат оешып яши балавына 30 ел була. Бу күркәм датаны лаеклы рәвештә каршыларбыз дип ышанып калам.

         Халкыбызның “йөзек кашы”  булган бу бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен, районыбызның барлык тармакларында да уңышка ирешү хакына изге эш-гамәлләргә рухландырсын!

         Мөхтәрәм райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне көтеп алган  Сабан туе белән ихлас күңелдән котлыйм, исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге телим.

 

Теләче муниципаль

районы башлыгы                                                                  Н.Н. Хаҗипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International