Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркомания тора.

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бүгенге көндә яшь буын әлеге  чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Шул уңайдан үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы   китапханәчесе Гильмутдинова Р. авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килүче  “Ак каен”  хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар өчен “Наркомания - төпсез упкынга юл”дип исемләнгән  мәгълүмәт сәгате уздырды. Рузия Мансуровна  үзенең чыгышында зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International