Хөрмәтле Теләче муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2021 елның 19 июне, шимбә

Хөрмәтле Теләче муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрикләүләрне кабул итегез. Бу көнне без тормыштагы авыр вакытларыбызда ярдәмгә килүче, үзебезгә һәм якыннарыбызга сәламәтлегебезне һәм киләчәккә ышанычыбызны кайтарырга булышлык күрсәтүчеләргә иң изге теләкләремне юллыйм. Күпләрегез - табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, кече медицина персоналы һөнәри бәйрәмегезне эш урыннарында каршылыйсыз,  авыруларны дәвалау сездән шуны таләп итә. Аерым рәхмәт сүзләребезне  тармак ветераннарына җиткерәсем килә. Яшь буын аларның бәһасез тәҗрибәсенә хөрмәт белән карый һәм алар эшен дәвам итә. Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә, дөньяда әледән-әле яңа куркыныч авырулар барлыкка килеп торган вакытта, без сезгә зур өметләр баглыйбыз һәм Гиппократ антына тугры хәлдә, фидакарьлек, олы җанлылык белән ярдәм итәсегезгә ышанам. Чын күңелебездән барлык медицина хезмәткәрләренә уңышлар,  иң мөһиме - үзегез дә кешеләргә бүләк итүче төп байлык - сәламәтлек телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек юлдаш булсын!

Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International