Мәдәниятле көн

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Мәдәният ул халыкның асылы, аның күңел көзгесе, рухы, гүзәллеге, горурлыгы.Бүген без  авылыбызның әнә шундый урыннарының берсе китапханә һәм мәдәният йортына юл тоттык. Безне ачык йөзле, мөлаем хезмәткәрләр каршы алды.Китапханәче Миләүшә апа яңа китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Аннан соң халкыбызның борынгыдан килгән “ Калфагым “ , “ Зәлидә”, “ Бишле” уеннарын уйнатты. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “ Ипекәй” әкиятен сәхнәләштерү балаларга бик тә ошады. Соңыннан күмәк бию оештырылды.Мәдәният - ул иҗади мөмкинлекләр ачу һәм аралашу мәйданы. Зыялы, карашы киң булганнар белән аралашканда, фикерләшкәндә генә җан азыгы, күңел рәхәтлеге, рух сихәтлеге аласың, югары әхлакый кеше булып каласың бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International