Балаларга әхлак тәрбиясе бирү – китапханәчеләрнең төп бурычының берсе.

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләү ята. 17 июнь көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Әхлак тәрбиясе - үзәк  урында” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар, төрле мәсьәләләр чиштеләр. ​ Чара барышында “Халык авыз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Милләтебезнең сәнгате, гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре белән таныштыру балаларны бай рухлы, әдәпле, итагатьле итеп тәрбияләүдә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International