“Туган телем – иркә гөлем”

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата 18 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган телем – иркә гөлем” исемле чара үткәрде. Китапханәче Гөлфия Мөхәммәтшина китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International