17-19 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2004-2005 нче елгы егетләр-кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбенә йөрүче Теләче урта мәктәбе укучылары (Нуриева Рената, Галимова Рамиля, Хәкимов Сармат, Абдуллин Әнвәр), Шәтке урта мәктәбе укучылары (Габдуллина Айзидә, Галиева Айзадә, Габделхаев Илхам, Зәйнетдинов Айтуган) тренерлар Зәкиев Ә.Х., Габделхаев Р.Х. улы җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.