Баландыш төп мәктәбе “Кояшкай” лагеренда ял итүчеләр бүген район үзәгенә экскурсияга юл тоттылар. “Туган авыл” кунакханә-күңел ачу комплексында урнашкан музейга, кечкенә зоопаркка керделәр. Балалар үткән тарихыбызны күрсәтүче экспонатларга карап, сокландылар, кошлар , җәнлекләр белән якыннан таныштылар. Туган авыл” кунакханә күңел ачу комплексы Татарстанның төньяк зонасындагы авыл туризмын үстерүнең пилот проекты маршрутына кертелгән , шуңа күрә ял итүчеләр анда кечкенә поездга утырып йөрү ләззәтен дә татып карадылар.Соңыннан паркта төрле уеннар уйнап, күңел ачтылар. Экскурсия һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булды.