Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.Шушы максат белән, Баландыш төп мәктәбе “ Кояшкай” ял лагеренда 21 нче июнь көнне булачак , милли бәйрәм – Сабантуйга бирнә җыйдылар .