1 нче июнь көннеТеләче районы Баландыш төп мәктәбе каршында "Кояшкай" экологик юнәлешле лагере ачылган иде. Башлангыч сыйныф укучылары сәламәтлеген дә ныгытты, иҗат, спорт белән дә шөгыльләнде. Лагерь эше балалар сабантуе белән тәмамланды. Балалар аркан тартышты, күз бәйләп чүлмәк ватты, бүләкләр кисте, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерде, башка уеннар уйнады.Һәр бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.Укучылар лагерьга икенче елга да киләбез дип , өйләренә таралыштылар.