Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына. Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә дә хәтер көненә багышланган “Онытма, кешелек!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.