26 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары урта гомуми белем турында аттестат алдылар. Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович , Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хамидуллин Ильнур Хазинурович, Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна һәм мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдәвесович укучыларны чыгарылыш белән котладылар. Быел да барлык 25 укучы 11 нчы сыйныфны уңышлы тәмамлап урта гомуми белем турында аттестат алу бәхетенә иреште. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар. Барлык укучыларны да зур унышлары белән котлыйбыз!