Россиядә бәйрәмнәр күп, алар арасында иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе - 27 июнь - яшьләр көне.

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Бу көнне бөтен ил буйлап традицион рәвештә кызыклы чаралар уздырыла.  Айдар авыл китапханәсе  мәдәният йорты  белән берлектә Яшьләр көненә багышланган «Китап. Җәй. Яшьләр" дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдылар. Чарада катнашучы яшүсмерләр “Китаплы лабиринт”, “Әдәби телеграф” дигән викториналарда, күңел ачу уеннарында актив катнаштылар, әдәби лотерея сорауларына җавап бирделәр. Яңа кайткан әдәбият һәм вакытлы матбугат белән таныштыру максатыннан «Журналлар дөньясында», «Сайла, ал, укы!» китап-журнал күргәзмәләре оештырылды. 

Чарада катнашучыларга рәхмәт белдереп, матур киләчәкнең яшьләр кулында икәнлеген онытмауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International