Бәйрәм Россия Федерациясе Президентының 1993 елның 24 июнендәге карары белән гамәлгә куелган. Яшьләр көне уңаеннан, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә яшьләр өчен “Спорт һәм яшьләр”дип исемләнгән спорт уеннары үткәрделәр. Мәктәпнең спорт мәйданчгында югары сыйныф укучылары рәхәтләнеп волейбол, футбол, баскетбол уйнадылар.