Шул уңайдан, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре 30 июнь көнне “Милләтеңне саклау туган телдән башлана” дип исемләнгән төрле милләт халыклары турында танып - белү сәгате үткәрделәр.
Һәр милләтнең үз тарихы, гореф –гадәтләре, кием- салымнары , мәдәнияте бар. Чара балалар белән милли сәяхәт - уен формасында уздырылды. Сәяхәт барышында алар илебездә яшәүче төрле милләт халыкларнының яшәү рәвеше, теле, милли бәйрәмнәре белән таныштылар. Кәгазьдән ясалган төрле милләт курчакларын милли киемнәргә киендереп карадылар.