"Ак кәгазьдә күңел нуры" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде.

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Язучы Габделхәй Сабитовның тууына 90 ел тулу уңаеннан 29 июнь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә "Ак кәгазьдә күңел нуры" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы белән таныштырды, аның иҗатына күзәтү ясады. Чара барышында әсәрләрне кычкырып укулар үткәрелде. Ахырда балалар өйдә уку өчен китаплар сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International