“Әкиятле утыргыч”

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

18 август көнне Казаклар авылы китапханәсенең җәйге уку залында “Әкиятле утыргыч” дип исемләнгән​ чара узды. “Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр. Алар китапханәче оештырган китап күргәзмәсе​ белән таныштылар, төрле халык әкиятләрен укыдылар, “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук "Син әкиятләр беләсеңме?" дип исемләнгән викторина сорауларына җаваплар таптылар. ​ Әкиятләр иленә сәяхәт итү балалар күңелендә җылы хисләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International