Кем генә яратмый икән үзенең туып-үскән җирен, туган як табигатен! Артык зур булып исәпләнмәсә дә, үзебезнең авылны, аның әкияттәгедәй гүзәл табигатен бик ярата балалар. Авылыбызның уртасындагы “Сабира чишмәсе”- безнең чын горурлыгыбыз.
Чишмәбез элек-электән шифалы суы белән үзебезнең авыл халкын гына сөендереп калмыйча, тирә - юньдәгеләргә дә шифа өләшә. Аның суы искиткеч чиста, йомшак. 18 август көнне чишмәбезне саклау йөзеннән "Табигатьне саклыйк без"- дип исемләнгән тәрбияви сәгатьтә Күкчә авылы китапханәче һәм клуб мөдире берләшмәгә йөрүче балалар белән чишмәнең тирә - ягын чүп- чардан арындырдылар. Аз гына булса да табигатьне саклауга үзебезнең өлешне кертү күңелгә рәхәтлек, җиңеллек өсти. Чиста табигать- сәламәтлекнең нигезе бит.