Табигатьне һәрвакыт һәм һәркайда саклау — безнең бурыч!

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

“Чиста һава сулар өчен, табигатьне сакларга кирәк” исеме астында 18 август көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе экологик викторина үткәрде. Табигатьне яратучы малайлар һәм кызлар викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар эзләделәр,  ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, халык сынамышлары белән таныштылар, табигать турында шигырьләр укыдылар. “Китаплы җәй” исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International