Татарча диктант

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

10 нчы сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уздырылды.Диктантны барлыгы 47 кеше (укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм техник хезмәткәрләр) язды. Бу чарада мәктәбебез инде өченче ел рәттән катнаша. “Татарча диктант” татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International