Бу акциягә Югары Мәтәскә авыл клубы да кушылды һәм "Шимбә көн кич белән" дигән исем астында чара үтте. Чараның төп максаты - милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен,йолаларын саклап калу. Чарада катнашучылар үзләренең үткән яшьлек елларын, эштән соң ничек кич утыруларга җыелганнарын сагынып искә алдылар.