Балалар тәкъдим ителгән уеннарда бик теләп катнаштылар. Көзге күргәзмә клуб фойесын бизи. Яшелчә эшләнмәләре озак яшәмәсә дә, аларны булдыручыларга, тирә-юньдәгеләргә алар яхшы кәеф бүләк итсен.
Һәркемнең кәефе күтәренке иде. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте, үзеннән соң бары тик шатлыклы хис-кичерешләр һәм хатирәләр генә калдырды.