Юбилярны котладылар

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 12 сентябрь көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шарипова Рабига Гарип кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рабига апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм  Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Рабига апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International