Әкияттә кунакта

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

14 сентябрь көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнутдинова Ф.Т. «Әкияттә кунакта» дигән технология буенча дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: намуслылык һәм тәртиплелек тәрбияләү. Дәрес социаль хезмәт алучы баланың өендә үткәрелде. Педагог баланы «Патшаның яңа күлмәге» әкияте белән таныштырды. Бу әкият балаларны кайда дөрес, кайда ялган, нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнлеген аерырга өйрәтә.  Балалар яңа әкиятләрне бик түземсезлек белән көтеп алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International