Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елның 25 февралендә чыгарылган “2021 елда йорт хуҗалыклары составында башка теркәлгән затлар булмаган ялгыз, ялгыз яшәүче 70 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның яшәү шартларын өйләренә йөреп тикшерү турында”гы 34 нче карарын үтәү йөзеннән, Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән берлектә гражданнарның хуҗалыкларында булып чыктылар. Чараның максаты – сәламәтлеге какшау, өлкән яшьтә булу сәбәпле үз-үзләрен мөстәкыйль карый алмаучы гражданнарны барлау. Эш барышында яшәү шартларын бәяләү актлары тутырылды, автомат рәвештә янгынны хәбәр итү җайланмаларының булуы һәм төзеклеге барланды, өлкәннәр социаль хезмәт күрсәтүнең төрләре һәм формалары турында консультация алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгы һәм социаль мошенниклардан саклану ысуллары турында инструктаж үткәрелде. График нигезендә уздырылган әлеге рейд барышында Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүче 22 граждан тикшерелде.