"Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз"

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

    22 август көнне илебез Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Айдар авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  19 август көнне балалар өчен "Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.  Балаларга Россия флагы һәм аның төсләр символикасы турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты үсеп килүче буынга безнең ил турында белемнәрне ныгыту, үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү. Чара ахырында  Россия флагы тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International