Күкчә авылы клубы мөдире, китапханәче белән берлектә оештырган “Хәрәкәттә бәрәкәт" дип исемләнгән велосипед ярышында балалар бик теләп катнашты.

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Ярыш балаларның юл кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерү, юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, алган белемнәрен ныгыту максатынннан оештырылды. Балалар юл билгеләрен, велосипед белән йөргәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр. Беренче урынны Раян Садыков, икенче урынны Азамат Закиров, өченче һәм дүртенче урыннарны Самир Каюмов һәм Ислам Садыковлар бүлеште, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International