Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган , күп гасырлык тарихы булган , 7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган , утларга – суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар – киссәләр дә исән калган ,иң – иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган – сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Шушы телдә сөйләшә, аралаша, укый-яза. Шушы телдә фикер йөртә алабыз, шушы телдә аңлаша, аралаша алуыбызга чын күңелдән горурланып яшибез. Һәркемгә үзенең туган теле якын һәм газиз. Туган телдә аралашып, бер- беребез белән аңлашып , үз телебездә әдәби әсәрләр, шигырьләр укып, кичәләр оештырып , туган телебезгә сокланып яшибез. Бүген, 20 август көнне, Караширмә авыл клубында туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан үзебезнең Теләче төбәгендә иҗат итүче шагыйрьләребезнең шигырьләре белән таныштык. Туган ягыбызга никадәр ярату салынган аларның иҗатында. Укыган саен укыйсы килә. Аларга алда да иҗат уңышлары теләп калабыз.