Бу сөйкемле персонаж күп кешеләрнең балачак өлешенә әверелде, һәм бүген аңа 55 яшь тула! Крокодил Генаның дуслары турындагы әкият повесте беренче тапкыр 1966 елда басылып чыкты, ә 1969 елда атаклы мультфильм да барлыкка килде, без Чебурашканың зур колаклы һәм зур күзле образын шуннан беләбез дә. Бу уңайдан Шармыш авыл клубында "Чебурашка һәм аның дуслары" дигән рәсемнәр конкурсы үткәрелде, шулай ук әлеге "мәңге яшел", ягъни беркайчан да картаймаучы персонаж белән мультипликация фильмын карадылар.