Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, Жырчыларга җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан Алан авылы. Читтә яшәүче авылдашлар һәр жәйге саен Аланның матур табигатен, күркәм халкын сагынып авылга кайталар.Шул уңайдан Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре болында "Туган якта очрашулар" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә татар халкының милли уеннары оештырылды. Авылыбызның талантлы жырчылары Сиринэ Исмагилова, Илдар Хафизов, Фәридә Гайфуллина белән беррәттән читтә яшәүче Эсхэт Назмутдинов, Алсу Зәфәр кызы Габдуллина үзләренең моңлы тавышлары белән халыкны сөендерделәр. Аларның жырларына кушылып жырладылар, биеделәр. Ә инде мәйдан уртасында авылыбызның талантлы биючеләре, Кашаповлар гаиләсе чыккач, утырган апаларда аларга кушылып биеделәр.
Бәйрәм жыр-бию, уеннар белән төнгә хәтле дәвам итте. Күрешү сагындырылган, халык таралырга ашыкмады.