Наркотиклар-нәрсә ул?

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

21 август көнне Ачы авылы мәдәният йортында " Наркотиклар-нәрсә ул? дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Әңгәмә барышында Ачы мәдәният йорты директоры Солтанова  Лилия Ильяс кызы балаларга наркотикларның  сәламәтлеккә начар  тискәре йогынтысы, наркотикларның кеше тормышын җимерүе турында аңлатты.

  Әңгәмәгә йомгак ясап,  балаларга наркоманиянең жәмгыяткә,бөтен дөньялыкка начар тәэсир итүе, балаларны тәрбияләүдә начар йогынты ясавы, гаиләләрне җимерүгә китерүе турында аңлатты. Безнең бурыч-яшь буынга һәрвакыт "наркотикларга юк" дип әйтергә  өйрәтү, әгәр кемдер наркотикны татып карарга тәкъдим итсә,"Наркотиклар закон белән тыелган!, Наркотиклар сәламәтлек тормыш өчен куркыныч!» дип әйтергә тиеш дип  тәмамлады ул әңгәмәне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International