15 октябрьдә ру шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 206 ел тула. Айдар авыл китапханәчесе «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган VIII төбәкара акциясенә кушылып «Не угаснет свет его стихов... " дип исемләнгән кычкырып уку һәм әңгәмә үткәрде. Китапханәче А.Фаляхова укучыларны бөек классик шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Михаил Юрьевичның «Парус», «Выхожу один я на дорогу», «Смерть поэта», «Молитва», «Бородино», «Осень» һәм башка танылган һәм яраткан шигырьләрен укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Михаил Юрьевич 27 ел гына яшәсә дә, ул бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр яза алган. Барлыгы 400 шигырь, 7 повесть һәм 5 драма язган. Бу әсәрләрнең күбесендә шагыйрьнең драматик язмышы чагылыш тапкан.
Халык санын алу 1 октябрьдән башланды. Исәпкә алучылар электрон исәпкә алу кәгазьләрен тутырачак, кәгазьләр экстремаль һава торышы һәм электрон техника өчен резерв сыйфатында гына калачак. Планшетлар 30 градуска да түзәргә тиеш. Җайланмаларда шулай ук сан алучы маршруты белән цифрлы карталар да күрсәтелгән. Планшетлардан файдалану мәгълүматларны электрон исәпкә алу кәгазьләренә 1,5 – 2 тапкыр тизрәк кертергә мөмкинлек бирә. Халык санын алу вакытында исәпкә алучыда «Бөтенроссия халык санын алу 2020 " дигән ак язулы кызыл-зәңгәр төстәге бренд шарфы һәм яктылык кайтаргыч полосалар һәм халык санын алу логотибы булган зәңгәр жилет булачак. Исәпкә алучы үзе белән күкрәк таныклыгы, күкрәк билгесе һәм паспорт булачак. Зур портфель урынына хәзер исәпкә алучының юка пөхтә сумкасы булачак , анда планшет, югары сыешлы запас аккумулятор һәм ручка салынган берничә бит урнаштырыла.
Ул балалар бакчасының тәрбиячесе Гөлназ Мингазова белән берлектә “Балаларга иң яхшы бүләк - китаплар” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара ахырында кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар.
14 октябрь Югары Кибәхужа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында Хәтер көне уңаеннан "Кешелекнең хәтере мәңгелек” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Казан шәһәрен яклап корбан булган бабаларыбызны безнең онытырга хакыбыз юк.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә балалар язучысы Җ. Дәрзаманга 75 ел булу уңаеннан “Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән шигырь бәйгесе үткәрде.
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнаштылар. 14 октябрь көнне ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан алар мәдәният йорты территориясенә алмагач, чыршы, чия агачлары утырттылар.
Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның төп максаты - балаларның буш вакытларын танып-белү һәм мәдәни ял итүгә җәлеп итү. 14 октябрьдә Алан авылы китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен “Мәдәни дәрес” үткәрелде. Укучыларга проект кысаларында көндәлекне алып бару тәртибе аңлатылды.Чара барышында республикабызның 100 еллык юбилеена багышланган презентация һәм тематик китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Баландыш мәдәният хезмәткәрләре 13 октябрь көнне "Үз агачыңны утырт" акциясенә кушылып мәдәният йорты территориясенә алмагач утырттылар.
13 октябрьдә күренекле татар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел. Әлеге уңайдан Иске Жөри авылы китапханәчесе “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән Җәүдәт Дәрзаман иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрде. Укучылар Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. 13 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Бердәм агач утырту» республика акциясендә катнашты. Китапханә һәм клуб территориясенә 1 төп алмагач, 3 төп чия агачлары утыртылды.