13 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел уңаеннан шигъри сәгать үткәрелде. Анда беренче сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга язучының иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. “Карурман кунаклары” исемле китаптан “Циркта”, “Сәяхәт”, “Иң зур хикмәт” һ.б. шигырьләре укылды.
Баландыш авыл китапханәчесе белән берлектә Баландыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
Китапханәләрдә оештырылган чараларның төп “кунагы” да – китап. 22 октябрь көнне Алан авылы китапханәсендә “Аланым - асыл илем” проекты һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ”Туган якның күңел кошлары”дип исемләнгән авылдашларыбыз иҗатын яктыртучы китап күргәзмәсе һәм әдәби сәгать уздырылды.
Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар...
9 ноябрь – 15 ноябрь көннәрендә “ Дуслык” сәламәтләндерү комплексында биология фәне буенча профиль сменада ял итү оештырыла.
24 октябрь көнне Теләче авылы узәк стадионы янында Теләче муниципаль районы яшь гаиләләре алмагачлар утырттылар. Теләче урта мәктәбе укытучыларының Салиховлар һәм Хазиевлар гаиләләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бу акциядә актив катнаштылар .
www.dni-fg.ru сайтында Финанс дәресләре башланып китте. Барлык укучылар бу дистанцион дәресләрдә узләрен финанс яктан үстерәчәкләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап табарлар. Финанс дәресләрендә катнашу өчен www.dni-fg.ru сайтында регистрация үтәргә кирәк.
15-17 октябрь көннәрендә Буа шәһәрендә 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Закиев Әзһәм, Габделхаев Рәшит, Шәяхметов Шамиль җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә һәм Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.