13 октябрьдә күренекле татар шагыйре, балалар дөньясына кереп, берсеннән-берсе кызыклы шигырьләр, мавыгып укыла торган әкият-поэмалар, повестьлар иҗат иткән балалар язучыларының берс - Җәүдәт Дарзаманның тууына 75 ел тула. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә «Җәүдәт Дәрзаман иҗатында - балачак дөньясы» дип исемләнгән шигъри сәгать оештырылды. Балалар шагыйрьнең тормышы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, алар өчен авторның шигырьләре кычкырып укылды. Аның «Караурман кунаклары» әкият-поэмасы балалар күңелендә аеруча да истә калды. Шагыйрьнең искиткеч шигырь юллары барысына да елмаюлар һәм яхшы кәеф бүләк итте.
10 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Бөтенроссия йөгерү көнендә “Кросс нации – 2020”дә катнашты.
11октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә “Заман афәтеннән ерак булыйк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы материаллар куелды.
10 октябрьдә Бөтендөнья почта көненә багышланган Шармыш авыл китапханәсендә "Күгәрченнәрдән электрон почтага кадәр" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар "Почта көне" презентациясе белән таныштылар, почта хезмәтенең тарихын, заманча почта мөмкинлекләре, массакүләм элемтә чарасы буларак, планетаның һәр яшәүчесе өчен мөһим ролен уйнавын белделәр. Соңыннан катнашучылар почтальон эше искә алынган яки хат уку күренешен тасвирлаган әсәрләрне искә төшерделәр.
Барлык теләүчеләр бу көнне гаиләнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Китап укучылар гаиләнең рухи культурасын күтәрүгә, гаилә-көнкүреш традицияләрен саклауга, сәнгатьле гаилә иҗатын үстерүгә, гаиләнең ял итү мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән күргәзмә материалы белән таныштылар.
Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән, 10нчы октябрь көнне Теләче районы спорт мәйданчыгында “Милли кросс – 2020” йөгерү ярышлары булып узды. Массакүләм узышта безнең Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары да катнашып кайтты. 4 нче сыйныф укучысы Заббарова Фәридә яшьтәшләре арасында I урын яулады. Котлыйбыз!
Укучыларыбыз көзге тәбигатьнең матур урыннарын фотоларга төшереп җибәрделәр.
9 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән “Алтын көз тылсымы” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Әлеге бәйгедә балалар актив катнашып ел фасылын үзенчә тәкъдим итте.
Шуңа карата 9 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә хайваннарга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү максатыннан укучылар белән “Хайваннар дөньясына сәяхәт” исемле темага сөйләшү үткәрелде.
10 октябрь көнне Ачы мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстан гасыры» дигән темага балалар арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Катнашучылар бик теләп катнаштылар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.