Профилактик чара кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Россиянең эчке эшләр министрлыгы Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлегенең административ законнарны үтәү буенча инспекторы Р.Х. Назиров белән берлектә 1 октябрь көнне "бала + юл = иминлек"рейды үткәрделәр.
15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 13 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә "Хәтер исән икән - тарих бар" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Электрон презентация ярдәмендә укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә-ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар . Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер- китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
13 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында танылган балалар язучысы, шагыйрь, прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Чын тормышта кайный шагыйрь уе...” исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Шулай ук китапханәчеләр иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Орымширмә башлангыч мәктәбендә укучыларга шагыйрьнең китапларын тәкъдим иттеләр.
Октябрь аенда күренекле балалар язучысы, шагыйрь Җ.Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Талантлы каләм иясе” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Анда шагыйрьнең күп кенә китаплары урын алды
15 октябрь – Хәтер көне, 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шушы уңайдан Олы Мәтәскә китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры «Узган еллар – изге истәлек» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрделәр. Бу чарада югары сыйныф катнаштылар. Китапханәче аларга 468 ел элек булган вакыйга турында сөйләп үтте.
30 нчы сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Казань шәһәрендә кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Укучылар , җитәкчеләре тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Н. Зиганшина һәм психолог З.З. Габдрахманова белән “ Россия – минем тарихым” дигән тарихи күргәзмәдә булдылар. Илебез тарихына багышланган сәяхәт барысына да бик ошады һәм искиткеч кичерешләр калдырды.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар. Яшьләр командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хәкимов һәм Б. Р. Салахиев әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар. Кызлар командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хәкимов һәм Б. Р. Салахиев әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
1 октябрь көнне Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов ветеран укытучыларны һәм хезмәткәрләрне Өлкәннәр көне белән кайнар котлады. Айнур Фирдәвесович өлкәннәребезгә алдагы тормышларында ныклы сәламәтлек, бәхет –шатлыклар теләде.