ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 21 октябрьда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра


18
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Бәйрәм белән!

Төзек, матур юллар теге яки бу төбәкнең, торак пунктның йөзен генә билгеләп калмыйча, халыкка зур уңайлыклар да тудыра. Юлсыз җирдә тереклек юк дәрәҗәсендә. Шушы хакыйкәтьне аңлаган хәлдә, бугенге бәйрәм көнендә районыбызның юл хуҗалыгында эшләучеләргә безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез аеруча зур.


17
октябрь, 2020 ел
шимбә

Уртанчы сыйныф укучылары һәм «Гөрләвек» клубы әгъзалары Теләче үзәк мәдәният һәм ял паркында үткәрелгән М.Ю. Лермонтов укуларында катнашты. Мондый акцияләр үсеп килүче буынны классикларыбызның әдәби һәм сәнгати мирасын өйрәнүгә җәлеп итә. Бөек шагыйребезнең шигырьләре бүгенге көндә дә яши, аларның яшьләр күңелендә чагылыш табуы аеруча да куандыра.

17  октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә рус теле фәненнән  Тоталь диктант яздылар. Рус теле фәненнән Тоталь диктантны  рус теле һәм әдәбияты укытучылары  яздырды. Тоталь диктантны 100 артык укучы һәм  укытучы язды.

Акциянең төп максаты – халыкны грамоталылыкка өндәү һәм рус телен популярлаштыру. Акциянең девизы: грамоталылы язу модада! Быел диктантның авторы  «Национальный бестселлер» дип аталучы әдәби премия лауреаты  Андрей Геласимов иде. Ул Константин Циолковскийга багышлаган текстлар әзерләгән иде. Акциядә барлыгы 102 кеше катнашты. Алар арасында мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., мәктәп директоры Николаев А.В., укытучылар һәм укучылар да бар иде.

17 октябрь көнне Теләченең «Батыр» спорт комплексында мөселман командалары арасында Теләче муниципаль районы Кубогына мини-футбол буенча районара турнир булып узды. Анда республиканың 10 районыннан командалар катнашты.

Нәтиҗәдә, 1 урынны - Казан шәһәре командасы, 2 урынны –Саба районы, 3 урынны-Түбән Кама һәм 4 урынны Теләче районы яулады.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Теләче урта мәктәбендә хокук сакчылары сыйныфы ачылды. Жукова Р.А. җитәкләгән сыйныф директор Хафизов А.Ф. игълан иткән приказ белән хокук сакчылары сыйныфы дип аталды. 4  сыйныфта бу юнәлештә эш төрләре билгеләнде.

Балалар бакчасында бәйрәм - ул һәрвакыт искиткеч могҗизалар, тылсымлы буяулар, балаларның яңгыравыклы көлүе, елмаюлар һәм әйтеп бетермәслек хисләр ташкыны. Өлкәннәр көзне бик моңсу вакыт дисәләр дә, балалар, киресенчә, көз көне аяк астындагы алтынсу яфракларның кыштырдавына, шыбырдап яңгыр яуганда зонтик астында, резин итепләр киеп, рәхәтләнеп йөрүгә шатланып туя алмый.

14 октябрь көнне китапханәдә, шигърият сәгате үтте. 7 сыйныф укучылары Мөбәрәкшина Чулпан һәм Ситдыйкова Камилә шагыйрьнең яраткан «Тучи», «Осень» шигырьләрен укыдылар. Бу көнне китапханәгә килүчеләр дә үзләренең яраткан шигырьләрен укып, акциядән читтә калмады.

Шәтке авыл китапханәсендә әлеге вакыйгага багышланган "Ул халкына тугры булып яшәде" дип исемләнгән тематик киштә ясалды. Китап укучылар арасында зур популярлык казанган китаплар тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International