ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елнын 2октябрендә  “Батыр” спорткомплексында Теләче спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә   2005-2007 нче елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район Хадиуллин Хәким Каниф улы призына район беренчелеген үткәрде.

Ярышта барлыгы 8 мәктәптән  94 укучы катнашты.

Олы Нырсы урта мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары социаль-психологик тест эшләделәр.

СПТ-шәхеснең психологик "тотрыклылыгы" ресурслары дефициты белән бәйле рәвештә үз-үзеңне тоту мөмкинлегенең бары тик психологик "риск факторларын" ачыкларга мөмкинлек бирүче психиагностик тикшерү. Тест вакытында, наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануга җәлеп итүгә юнәлдерелгән укучылар белән адреслы һәм системалы эшне оештыру максаты белән, куркыныч факторларының һәм саклану факторларының чагыштырмасы нигезендә үз-үзеңне тотышына җәлеп итү ихтималын бәяләү гамәлгә ашырыла. Алынган СПТ нәтиҗәләре прогностик, ихтимал характерда.

2020 елның 22 октябрь көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шакиров Галимардан Исламгәрәй улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Галимардан абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Галимардан абыйга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

 Ямбулат авыл китапханәсе укучылары Гыйльфанова Азалия һәм Мөхәммәтгалиева Әминә Михаил Юрьевич Лермонтовның "Парус" шигыре белән «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән VIII Халыкара акциягә кушылды.

23 октябрь көнне Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә, "ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге " муниципаль бюджет учреждениесе «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!» темасына Үзәк, Шәтке, Югары Кибәхуҗа, Сауш һәм Олы Мәтәскә мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары белән онлайн-әңгәмә үткәрделәр. Чарада «Олимп» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече - Имамиева Айгөл Русил кызы, Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге полиция хезмәткәре  – Галиев Айсаф Айдар улы катнашты. 

Ак таяк - ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле.  Шул уңайдан 22-24 октябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Акылым белән күрәм, йөрәгем белән ишетәм”  дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты белән таныша алдылар.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 20 октябрендә «Батыр» спорткомплексында 2008-2010 елларда туган малайлар арасында мини-футбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге булып узды. Командалар әйләнеш системасы буенча уйнадылар. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Теләче -1 командасы , 2 урынны Үзәк урта мәктәбе , 3 урынны-Теләче-2 командалары яулады. Командалар диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

    2022 елда илебез Петр 1нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Петр 1Бөек (1672-1725) - атаклы дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән Мәскәү патшасы, Бөтенроссия императоры, Бөек реформатор.  2020  елның 20  октябрендә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  «Великие имена России. Петр1» исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар Петр 1нең тормышы,  аның биографиясеннән фактлар, реформалары һәм эшләре белән таныштылар. Чара аларда ватанпәрвәрлек һәм үз Ватанына, Россия тарихына карата мәхәббәт хисе уятты.

  Инстаграм һәм ВК социаль челтәр битләрендә әлеге тема буенча презентация куелды.

                                                                      

Теләче урта мәктәбендә федераль программага нигезләнеп эшләнгән “ Үсеш ноктасы” үзәгендә   информатика, тормыш иминлеге нигезләре, шахмат һәм проектлар зонасы һәм малайлар белән  кызлар өчен  хезмәт кабинетларында даресләр һәм сыйныфтан тыш  чаралар үткәрелә . Әлеге кабинетлада   “ Үсеш ноктасы” логотиплары ясалган һәм стеналар матур ачык төсләргә буялган. Бу кабинетларда мәктәп укучылары    « Робототехника» , « ЗD –моделирование”, « Авиамоделирование»  ,  « Шахматлар», “ Кисү һәм тегү”  һәм “ Уйлап табу” түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнәләр. «ЗD – модельләштерү» түгәрәген яшь  технология укытучысы Юмаев Рузиль Марселевич алып бара.  “ Үсеш ноктасы” үзәгенең максатлары бик изге – балаларны хезмәткә һәм һөнәргә өйрәтү, шахмат, яңа проектлар  ярдәмендә максатчан һәм иҗади уйлый беләче балалар тәрбияләү.  Хәзерге заманда һәм киләчәктә  уйлый, эшли һәм иҗадка сәләтле балалар , яшьләр безнең илебезне,    тормышны  үстерүчеләр булырлар дип ышанабыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International