ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

2 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә инглиз язучысы Грэм Гринның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Якты хыял кешесе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китапханәче укучыларга 2 томда сайланма әсәрләр тәкъдим итте, шулай ук, язучының тормыш юлы һәм  иҗаты, ХХ гасыр әдәбиятындагы роле белән таныштырды.

3 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Үз агачыңны утырт” акциясенә кушылып, мәдәният йорты территориясенә агач утырттылар.

 Әңгәмә яшьләр белән үткәрелде. Аларга сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кадерле әм сәламәтлекнең зур байлык икәнен аңлаттылар. Яшьләр үзләредә сәламәт яшәүнең серләре турында фикер алыштылар.

4 октябрь көнне Урта Мишә авылында, Теләче муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗиев катнашында,  Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларының якты истәлегенә багышлап, һәйкәл-обелиск  ачылды. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды.

Яшьлэр кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән танышты, аларга наркоманиянең килеп чыгу һәм таралу сәбәпләре анлатылды. Кеше организымына наркотик матдәләрнең йогынтысын өйрәнү,  яшьләрне әлеге куркыныч чирдән кисәту һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру темаларына сөйләшүләр узды.

Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары  армспорт буенча  Теләче муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар.   Яшьләр  командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I  урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе  физкультура укытучысы   Р.Р. Хәкимов әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!

Бу көн, зирәклек һәм күңел юмартлыгы биргән өлкәннәргә карата зур кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү ункөнлеген ача.  Өлкәннәр мондый игътибарга бик шат һәм һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр.Шул уңайдан, районыбызның авыл мәдәният   хезмәткәрләре өлкәннәрне тәбрикләп, өйләренә барып күчтәнәч пакетлар өләштеләр.

Кичәдә катнашучылар жырлаганнар,узләренең яшьлекләрен искә алып оныклары әзерләгән бәйрәм  концертын тамаша кылганнар.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз телебезне саклау, милли стратегия һәм "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру, мәдәният учреждениеләре территориясенә агачлар утырту һәм  грантлар язу турында барды. Киңәшмәдә Ямбулат авылы клубы мөдире булып эшләгән Гөлфия Хәлиуллина озак еллар дәвамында куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысы игътибарга лаек, Гөлфия ханым үзеннән соң лаеклы алмаш та әзерләгән. Бүгеннән Ямбулат авылы клубында мөдир булып, кечкенәдән сәхнәдә үскән шушы авыл егете Шәфкать Кәримуллин эшләячәк.

Бу   көнне  Ачы авыл мәдәният йортында  “Вера, Надежда и Любовь” дип исемләнгән Изгеләр истәлегенә багышланган тематик кичә булып узган.  Чарада зур булмаган викторина үткәрелгән. Кичә дусларча әңгәмә белән тәмамланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International