“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020 ” республика яшь инспекторлар конкурсының муниципаль этабында Теләче урта мәктәбенең яшь инспекторлар командасы 1 урынны яулады. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә яшь инспекторлар командасы алдагы җиңүләргә әзерләнә.
Олы Мишә урта мәктәбе югары сыйныф укучылары укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга әзерләнәләр. Укытучылар көне уңаеннан, мәктәпнең “Алмаш” дружинасы активистлары үзидарә көне оештыралар.
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.
23-29 сентябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә "Китапханәдә кунакта -көз нигъмәтләре» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә авыл җирендә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, бакча культуралары тәкъдим ителде . Күргәзмә барышында китап укучылар китаплар аша яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләрнең төрле сортлары белән таныша алдылар. Авыл хуҗалыгы буенча китаплар да тәкъдим ителде.
Үзәк урта мәктәбе "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" проекты буенча эшли башлый.
26 нчы сентябрь, шимбә көнне, илебезнең барлык төбәкләрендә Бөтендөнья белем бирү акциясе “ Татарча диктант” үткәрелде. Бөтендөнья белем бирү акциясе “ Татарча диктант”та Теләче урта мәктәбендә 300 дән артык язучы катнашты. Бөтендөнья белем бирү акциясе “ Татарча диктант”язуда Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гыйлванович , Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Ильнур Хазинурович , Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Саитович, , район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, район оешмалары җитәкчеләре, Теләче урта мәктәбе укытучылары, укучылар һәм Теләче авылының татар телен яраткан кешеләре катнашты. Диктант текстын Россия Федерациясенең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасы атказанган укытучысы Хаҗипова Гөлнур Габбасовна яздырды. Диктант язучылар, парталар артында татарча диктант язып, мәктәп елларын искә төшерделәр, хәтерләрен яңарттылар, яшьлектә булып алдылар. Татарча диктант язу күңелләрне яшәртте, үз көчеңә ышану уятты. Бөтенроссия “Татарча диктант”акциясендә катнашуыгыз өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм котлыйбыз!
“Татарча диктант яз!” язуның максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту. Әлеге акциягә китапханәчеләр һәм китап укучылар бик теләп катнашты.
25 - 27 нче сентябрь көннәрендә Теләче урта урта мәктәбе яшь армеецлары Киров өлкәсендә “Рубеж мужества” исеме астында узган хәрби-спорт уенында катнашты. Тормыш иминлеге нигезләрен алып баручы укытучы Гатиятов Рәсип Рашитович җитәкчелегендә яшь армеецлар уңышлы чыгыш ясап, туган җирләренә җиңү белән әйләнеп кайтты.
5 сентябрьдан Республикабызда “Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы” акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында 13 сентябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авылның “Олы юл чишмәсе” тирәсен чуп-чардан арындырдылар.
Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә “Көзге шәфкатьлелек атнасы” акциясе кысаларында мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.